Югары Осланнан Иннополиска яңа автобус маршруты ачылачак

Автобус пассажирларны көн саен Куралово авылы аша йөртәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Татарстанның Югары Ослан районында яңа автобус маршруты ачылачак. Автобус пассажирларны Югары Осланнан Кураловога һәм Иннополиска, шулай ук кире юнәлештә йөртәчәк. Бу турыда «Волжская новь» газетасы яза.

«Бу муниципаль маршрут булачак. Беренче чиратта ул Куралово һәм Рус Бурнашы авылларында яшәүчеләр уңайлыгы өчен булдырылган. Элек бу торак пунктларны район үзәге һәм шәһәр белән тоташтыручы автобус булмаган. Пассажирларга хезмәт күрсәтүче белән 20 октябрьдә килешү төзеләчәк. 21 октябрьдә беренче рейс ясалачак», — дип сөйләде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча урынбасары Наталья Манапова сөйләде.

Автобус пассажирларны көн саен йөртәчәк. Югары Осланнан автобус 6.00, 12.00 һәм 15.00, ә Иннополистан 9.00, 13.00 һәм 19.30 сәгатьләрдә кузгалачак.