"Зәкят" фонды Казанда мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары уздыра

"Зәкят" хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" фонды "Игелекле Казан" проекты кысаларында  мохтаҗлар өчен даими хәйрия ашлары уздыруны дәвам итә. Бүген чираттагы шундый акция узды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Бушлай кайнар ризык атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе 10.00 сәгатьтә Ветераннар йортында (Имәнлек ур., 35), чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00 сәгатьтә Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗларга салат, беренче һәм икенче аш, ипи, чәй яки компот тәкъдим ителә. Хәйрия ашын ашарга йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр килә."Зәкят" хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2018 елда нәзарәтнең "Зәкят" фонды тарафыннан фәкыйрьләр өчен ел әйләнәсе оештырылган хәйрия ашларында кайнар ризыкларның барлыгы 7988 порциясе таратылды.