Татарстанда район мәдәният йортларында Халыклар дуслыгы ресурс үзәкләре ачыла

"Безнең бурыч – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы вакытта Татарстан районнары мәдәният йортларында Халыклар дуслыгы ресурс үзәкләре ачыла башлады. Шундый үзәкләрнең берсе Спас районының Болгар шәһәре мәдәният йортында эшли. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Районның Халыклар дуслыгы  үзәкләре милли-мәдәни җәмгыятьләрнең үз йортына әверелә", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Болгарда узган Татарстан Халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышында әйтте.

«Сезнең хәзер үз йортыгыз бар, биредә чаралар да уза, мастер-класслар оештырыла, үзеңне күрсәтү өчен иҗади шартлар тудырыла, яшьләр дә кушыла. Бу бик мөһим, без үсеп килүче буынны нәкъ менә дуслык һәм үзара аңлашу үрнәкләрендә тәрбиялибез. Безнең бурыч – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны  ныгыту», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.