Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә

Урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташыган өчен җаваплылык каралган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә. Аның максаты – республикада агачны законсыз әзерләүне, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм туктату. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Октябрь башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 63 уртак рейд үткәргән, 90 машина тикшерелгән, төялгән агач материаллары тикшерелгән. Операция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташыган өчен штраф каралган. Вазыйфаи затлардан агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискациялиләр, яки аларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салына.

Кагыйдә бозган юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләү яки 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф яный.