420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм “Нуриевлар клиникасы” белгечләре очрашу уздырды. Очрашу медицина оешмаларына “сакчыл җитештерү” һәм “Кайдзен” принципларын кертүгә багышланды.
“Сакчыл җитештерү” – Toyota автомобиль корпорациясенең җитештерү системасына нигезләнгән менеджмент. Аның белән “Кайдзен” өзлексез яхшырту философиясе бәйләнгән. Япония автогигантына эшләргә ярдәм итә торган чыгымнарны киметү принцибы һәм эшне оптимизацияләүне төрле тармакларда кулланалар. Медицина да искәрмә түгел.
Татарстанда “сакчыл җитештерү”не кертү белән 2010 елдан “Нуриевлар клиникасы” шөгыльләнә. Алар балага уза алмауны, ир-егетләр һәм хатын-кызлар сәламәтлеген дәвалау өлкәсендә эшли. Төбәкара клиника-диагностика үзәге белгечләре белән очрашуда генераль директор Ильяс Нуриев һәм “Нуриевлар клиникасы”ның әйдәп баручы белгечләре японнарның идарә итү ысуллары турында сөйләде һәм клиниканың көндәлек эшчәнлегендә моны ничек куллануларын күрсәтте. Урта һәм кече медицина персоналы: табиб ассистентлары, шәфкать туташлары, регистраторлар эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.
- Төбәкара клиника-диагностика үзәге югары технологияләр кулланучы медицина үзәге буларак дөньякүләм алдынгы тәҗрибәләрне һәрвакыт өйрәнә. Кайбер илләрдәге компанияләрнең эшләре башка компанияләр тарафыннан, бигрәк тә Россиядә ничек тормышка ашырылганы кызык. Бу очракта хезмәттәшләребез сакчыл җитештерү кертеп кызыклы нәтиҗәләргә ирешкән. Бу аларга нәтиҗәлерәк эшләргә һәм пациентларга якынаерга ярдәм иткән”, - дип сөйләде Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары Аида Сафина.
- Бүген дәүләт медицина оешмалары да, шәхси медицина оешмалары да эш барышын тәртипкә салу белән бертигез кызыксына. Безнең барыбыз өчен дә кирәкле чараларны дөрес кулланып югары күрсәткечләргә ирешү мөһим. Японнарның “Сакчыл җитештерү” фәлсәфәсе моның өчен бик күп чаралар куллана. Без табибның эш урынын дөрес оештыру һәм пациентлар бүленеше исәбенә вакытны экономиялибез. “Саклау” технологияләре кеше факторын минимумга тигезләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта медицина персоналына булган проблемаларны яшереп калырга түгел, ә аларны ачыкларга һәм хәл итәргә этәргеч бирә. Мондый очрашулар Татарстан медицинасын дөньякүләм югары стандартларга якынайтырга ярдәм итә, - дип сөйләде Ильяс Нуриев.
Реклама хокукында.