Казанда Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды

Экспозициядә танылган осталарның, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләре тәкъдим ителгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Габдулла Тукайның әдәби музеенда Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган күргәзмә уза. Экспозициядә танылган осталарның, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләре тәкъдим ителгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстан Республикасының Милли музее һәм «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан оештырылган.

Күргәзмә 27 нче ноябрьгә кадәр эшли.