18 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Марат Әхмәтов "Авыл укытучысы" проектын дәвам итәргә тәкъдим итте, "Ак Барс" хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга.
Рөстәм Миңнеханов: Мәдәният институты ярты гасыр буена иҗади элита формалаштыра / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгына багышланган бәйрәм концертында булды.Салкынча яллардан соң, Татарстанда көннәр җылытачак / Сишәмбе, 22 октябрьдә, һава температурасы +15 градус булачак.“Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлаганга алты ел булды / Сайтның үз журналистлары юк, ул штаттан тыш авторлар белән эшли."Ак Барс" хоккейчылары матчка Тукай сүзләре язылган махсус форма киеп чыга / 2019-2020 еллар сезонында "Ак Барс" командасы "Салават Юлаев"ка каршы барлык матчларда шушы формада булачак.Марат Әхмәтов "Авыл укытучысы" проектын дәвам итәргә тәкъдим итте / Дәүләт Советы Рәисе урынбасары “Авыл укытучысы” дигән федераль проект авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип саный.Уфада Мостай Кәримгә бюст ачтылар / Скульптор үз эшен узган гасырның 70нче еллары ахырында өч көн дәвамында эшләвен сөйләде.Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты / Роликта укытучылар сыйфатында Алиса Тулынина, Искәндәр Хәйруллин, Айгөл Бариева һәм Хаукур Палссон чыгыш ясады.“Авыл укытучысы – 2019” җиңүчесе: Авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде / Татарстанның Дәүләт Советында “Авыл укытучысы – 2019” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.Алексеевскида йорт хайваннарында йогышлы чирләргә каршы көрәшергә өйрәттеләр / Өйрәнүләр себер түләмәсе, африка чумасы, тилчә, кош гриппы, нодуляр дерматит кебек куркыныч инфекцияләрне бетерүгә багышланган иде.“Мәгариф йолдызлары” күргәзмәсенә эләккән укытучыларга үз фотолары бүләк ителә / Татарстанның Дәүләт Советында “Мәгариф йолдызлары” фотокүргәзмәсе эшли башлады.Фәрит Мөхәммәтшин: Җәмгыять «Державин укулары» кебек форумнар белән кызыксына / Татарстан парламенты җитәкчесе Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.Румыниядә Татарстан көннәре була / Бухарестта яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары Россия мәдәнияте көннәре барышында Татарстан сәнгате белән таныша алачак.Мөфти Тәлгать Таҗетдин уку йортларында әхлак дәресләре кертергә тәкъдим итә / Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, халык әхлакый башлангычка инанмаса, Россия бөек дәүләт булла алмас иде.