ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны Тукай районында ел саен арта

Бүген районда ВИЧ-инфекция буенча диспансер исәбендә 57 кеше тора.

(Тукай районы, 18 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны Тукай районында ел саен арта. Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2017 елның тугыз аенда районда 5 кешедә ВИЧ-инфекциясе табылган. Аларның 3есе ир-ат, 2се хатын-кыз. 2016 елда мондый очрак 4 кешедә, 2015тә 3 кешедә теркәлгән. Саннардан күренгәнчә, әлеге инфекцияне йоктыручылар ел саен артуга бара. 2016 ел белән чагыштырганда, арту 25 процент белән билгеләнә, дип яза район газетасы.

Бүген районда ВИЧ-инфекция буенча диспансер исәбендә 57 кеше тора. Шулардан Круглое Поледа – 14 кеше, Бәткедә – 11, Яңа поселогында – 6, «Татарстан» совхозы поселогында – 5, Иске Байларда – 3, Теләнче Тамакта, Боерганда, Комсомолецта, Казиледә – 2шәр, Олы Шилнәдә, Түбән Суыксуда, Новотроицкоеда, Ильбухтинода, Күзкәйдә, Калмиядә берешәр кеше теркәлгән. Инфекциялеләрнең 34е ир-атлар, 23е хатын-кызлар.

Теркәү чорының башыннан алып, ягъни 1987 елдан, Тукай районында барлыгы 97 кеше ВИЧ инфекциясе белән исәпкә алынган. Алардан безнең территориядә 25 кеше үлгән. Быел әлеге диагноз куелган 4 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 2сендә туберкулез да булган, 1 кеше бәхетсезлек очрагында үлгән, 1 кешедә табиблар оппортунистик инфекция дә тапканнар.

ВИЧ-инфекцияне иң күп йоктыручылар 30-39 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар. Узган ел бу яшьтәгеләр барлык чирләүчеләрнең 50 процентын тәшкил итсә, быел ул сан 80 процентка күтәрелгән. Гомумән, соңгы өч елда 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында инфекция йоктыручылар күп теркәлгән.
ВИЧлыларның күпчелеге эшсезләр

Социаль статус буенча анализлаганда, шул күренә: чир беркайда да эшләмәүчеләрдә күбрәк теркәлә. 2017 елның беренче яртысында, мәсәлән, инфекция йоктыручы 5 кешенең 2се эшсезләр рәтендә торган. 2015 елда эшсез булуына өстәп, яшәү урыны да булмаган 1 кешедә ВИЧ ачыкланган.