“Татар-информ”да укучыларның көзге каникул көннәре турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе көзге каникул көннәрендә укучыларның мәшгульлегенә багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, шулай ук генерал-майор, Татарстан төбәге Яшь армия штабы җитәкчесе Александр Бородин, Татарстанда Россия мәктәп укучылары хәрәкәте координаторы Мария Кропотина катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән һәр кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.