Россиядә пластик пакетларга экология салымы кертергә тәкъдим итәләр

Әлеге тәкъдим белән Россия Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов чыккан.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә пластик пакетларга экология салымы кертергә планлаштыралар. Әлеге тәкъдим белән Россия Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов чыккан. Бу хакта “Известия” җиткерә.

“Пластик пакетлар 300 елдан соң гына таркала. Бәлки пластик пакетларга экология җыемы кертү турында уйларга кирәктер, алар кәгазь пакетларга караганда зыянны күбрәк сала”, – дип Ивановны шәрехли “РИА Новости”.

Сүз уңаеннан, экология җыемы кертү турындагы фикерне Россия Транспорт министрлыгы күптән карый.