Казанның балалар бакчасында милли киемле 34 курчак пәйда булган

Курчакларга милли кием тегү буенча бәйге узган.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның Совет районы 177 нче балалар бакчасында бик үзенчәлекле бәйге узган. Балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр күмәкләшеп, курчакларга 17 төрле милләт киемнәре теккән.

“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә укыту процессы бурычларының берсе – балаларның рухи, әхлакый, патриотик тәрбиясенең этномәдәни төбәк составына якынлашкан булуы. Балачак курчак һәм уенчык машинадан башлана. Шуңа күрә без курчаклар сатып алып, Идел буе халыкларының иң яхшы милли костюмнарына конкурс игълан иттек”, – дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зәринә Семрякова.

Аның сүзләренчә, курчакларга милли киемнәр әзерләү өчен бер ай тирәсе вакыт бирелгән. “Без төрле, әмма бердәм” исемле бәйгенең бурыч-максатлары – халык мәдәниятенә кызыксынуны арттыру, Идел буе һәм дөнья халыклары традицияләре турында белемнәрне киңәйтү, оригиналь курчак костюмнары тегү осталарын ачыклау, балаларны һәм әти-әниләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү. Бәяләү вакытында оригинальлек, стандарт булмаган материаллар, техник алымнарны куллану исәпкә алынган.



“Башта Идел буе халыклары киемнәрен генә тектерергә ниятләгән идек. Аннары, Казанның хәзер бик үзгәрүен, чит илләрдән килүче туристлар да күп булуын уйлап, бакча мөдире Идел буе халыкларының гына түгел, дөнья халыкларының милли киемнәрен дә өстәргә тәкъдим итте. Һәр балалар бакчасында Идел буе халыклары курчаклары булырга тиеш дигән таләп бар, ә без дөнья курчаклары да булсын дидек, алар әлегә бездә генә дип беләм. Балалар бездә башка илләр, милләтләр, башка традицияләр булуын белергә тиешләр”, – дип белдерде Зәринә Семрякова.

Идел буе һәм дөнья халыклары милли киемнәре номинацияләре буенча 17 төркемнең һәркайсына бер малай, бер кыз курчак таратылган. Шулай итеп, төрле-төрле киемле барлыгы 17 милләтле 34 курчак пәйда була. Татар, рус, керәшен татарлары, мари, башкорт, чуаш, мордва, удмуртлар, чукотка, Кытай, Сингапур, Испания, Япония, Швеция, Шотландия, Грузия, Бөекбритания, Һиндстан милли киемнәре киертелгән курчаклар жюри хөкеменә тапшырыла.

“Курчаклар бик шәп иде. Хәтта җиңүчеләрне билгеләү шулкадәр авыр булды. 1 нче урынга – 5, 2 һәм 3 нче урыннарга 6 шар курчак билгеләнде. Арада аеруча купшы күлмәкле мордва курчагы бар иде, затлылык өчен аларны махсус приз белән бүләкләдек. 11 нче төркем эше иде ул”, – диде Зәринә Семрякова.

Аның сүзләренә караганда, әти-әниләр бәйгедә катнашуга бик теләп ризалашкан. “Ата-аналар башта озаклап фикер алышкан, кайберләре сүтеп, яңадан да теккән. Башта булган әйберләрдән генә тегеп, аннан кемдер матуррак, зәвыклырак тукыма алып килгән дә, курчакны тапшырган җирдән кире алып, яңадан эшләргә теләүчеләр дә булды”, – ди Зәринә Семрякова.

“Хәзер бакчада күргәзмә әзерлибез, курчакларны өчен бакчада аерым бер почмак ясарга җыенабыз”, – диде өлкән тәрбияче.

Балалар бакчасы мөдире бәйгедә катнашкан барлык төркемнәргә футбол, хоккей, бильярд кебек зур өстәл уеннары бүләк иткән, шулай ук, рәхмәт хатлары тапшырылган.