Галимнәр ир-атларга кан салуның куркыныч булуын ачыклаган

Йөкле хатыннар канын салу ир-атлар үлемен арттыруга китерә.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Нидерланд медицина хезмәткәрләре йөкле хатыннар канын ир-атларга салу куркыныч дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта “ РИА Новости” "JAMA"  журналында басылган тикшеренүгә нигезләнеп яза.

Тикшеренүләр 2005тән 2015 елга кадәр 30 мең пациент арасында алып барылган. Статистикадан күренгәнчә, ир-атларга йөкле хатыннар донор булган очракларда ир-атларның үлеме шактый еш булуы ачыкланган.

Галимнәр карындагы баланы саклаучы тәнчекләр ир-атларда көчле респиратор дистресс-синдром – үпкәләр ялкынсынуын китереп чыгара һәм ул үлемгә китерә, дип җиткерә.

Ышанычлы нәтиҗәләр алу өчен өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк, дип җиткерә белгечләр.