Алабугада инвалид балалар концертларга бушлай килә ала

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булуын җиткерде.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар төрле мәдәни чараларга түләүсез билетлар ала алалар. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов гражданнарны кабул итү вакытында җиткергән.

Башлыкка “Мир детства и мам” инвалид балалар кураторы Венера Абдуллаева батут сорап мөрәҗәгать иткәч, инвалид балаларга ярдәм мәсьәләсен ул тулаем күтәргән.

Геннадий Емельянов ярдәмчеләренә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны бүләкләү мөмкинлеген карарга йөкләгән. “Һәрчак ярдәм күрсәтергә әзермен, теләсә нинди мәсьәләдә мөрәҗәгать итегез”, - дигән ул.

Искәртеп үтик, инвалид балалар өчен “Мир детства и мам” бүлмәсе шәһәрнең мәдәният йортында эшләп килә. Бүгенге көндә анда 11 гаилә шөгыльләнә.