Актаныш районы буенча прививка 7277 өлкән кешегә һәм 2690 балага ясалган

Бүгенге көнгә кадәр 60 бала, 9 өлкән кеше прививка ясатудан баш тарткан.

(Актаныш, 18 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Хәзерге вакытта Актаныш районы буенча прививка 7277 өлкән кешегә һәм 2690 балага ясалган, дип яза җирле басма.

Район буенча куелган план исә 11880 прививка тәшкил итә, шуларның 9000 өлкәннәр өчен булса, 2880е балаларга исәпләнгән.

Бүгенге көнгә кадәр 60 бала, 9 өлкән кеше прививка ясатудан баш тарткан.

Прививканы теләге булган һәркем ясата ала, әле вакциналар бар, аларны ясату бушлай дип хәбәр итә район үзәк хастәханәсе.