18 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Абу Дабида эшлекле очрашуларда катнашты, мәчетләрдә "Без- татарлар" программасы кертелә, көзге каникуллар нәтиҗәле узарга тиеш.

Татарстан Президенты Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды./ Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры белән очрашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мөфтияттә татар телле мохит булырга тиеш./ Республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча "Без – татарлар" укыту программасын кулланышка кертеп җибәрү турында карар кабул ителде.


Валентина Лазько вафатын Әлфия Авзалованы искә алу кичәсендә ишеттем – Филүс Каһиров./ Бүген Казан вокал мәктәбен Италиянең бөек вокал мәктәбенә тоташтырган педагог Валентина Лазьконы соңгы юлга озаттылар.



Каникул вакытында балалар Россия шәһәрләренә сәяхәт кыла алачак./ Укучыларның көзге каникул көннәренә күпсанлы мәдәни, танып белү, туристлык һәм спорт чаралары билгеләнгән.


Равил Хәйруллин: Министрлык призына көрәш турнирына командалар көчле әзерлек белән килә./ Авыл районнары шәһәр көрәшчеләре белән ныгыган.

Танылган татар архитекторы Айвар Саттаровның күргәзмәсе ачыла./ Кол Шәриф мәчетендә 20 октябрьдә башлангыч алачак проект - Г.Тукай премиясе лауреатының беренче шәхси күргәзмәсе.