«Татмедиа» Чистай урамындагы офисны сату турында игълан итте

Икенче каттагы торак булмаган бинаның гомуми мәйданы 1000,5 кв. м.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ Чистай урамы 5нче йортта урнашкан офисын сату турында белдерә.Электрон формадагы аукцион турында мәгълүмат 13 октябрьдә www.223.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданында урнаштырылган. Хәбәр саны – TAT16110900001.Икенче каттагы торак булмаган бинаның гомуми мәйданы 1000,5 кв. м. тәшкил итә.Объект һәм аукцион шартлары турында тулы мәгълүмат аукцион документларында күрсәтелгән.Шулай ук әлеге хәбәр www.torgi.gov.ru сайтында да урнаштырылган. Хәбәр саны – 131016/17074725/01.