Татарстан армиягә сержантлар, механиклар әзерләп җибәрәчәк

Киләсе елның язгы чакырылышына югары һәм урта һөнәри уку йортларыннан профильле частьларга егетләрне килешү нигезендә хәрби хезмәткә турыдан-туры озату турында сүз бара

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Югары һәм урта һөнәри белеме булган Татарстан егетләрен Казанда 3 айлык курсларда укытып, сержант, танк йөртүче-механиклар сыйфатында Үзәк хәрби округка хәрби хезмәткә җибәрү ниятләнә. Башлангыч мәлдә быел көз 150 егетне укырга алу турында сүз бара, аннары курсантлар санын арттыру күздә тотыла. Моның өчен элеккеге Казан танк училищесы территориясендәге Казан Югары хәрби команда училищесы базасында Укыту үзәге ачу планлаштырылган, шушы училище укытучылары аларга тиешле белем бирәчәк һәм РФ Оборона министрлыгыннан шуның өчен акча карала.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин игълан итте. Алга таба, Америкадагы кебек, баш сержант дәрәҗәсе кертү турында сүз бара, бу курсларның хәрби хезмәткә китәргә тиешлеләр өчен актуаль, дип ассызыклады ул. Шуңа өстәп, республикадагы югары һәм урта һөнәри уку йортлары җитәкчелеге белән сөйләшеп, үзләрендә укыган егетләрне хезмәткә турыдан-туры юллау өчен, профильле хәрби частьләргә хатлар җибәрелгән. Киләсе елның язгы чакырылышына үзара килешүләр төзү турында сүз бара.

Болардан тыш, быел көзге чакырылышта китәсе 5 меңгә якын татарстанлының 2166сы 6 төр хәрби-хисап белгечлеге буенча әзерлек узган һәм аларның 2093е – машина йөртүче.