Түбән Камада электр энергиясен массачыл өзү дәвам итә

Унга якын йорт тагын электрсыз калды

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада тагын унга якын йорт электр энергиясеннән өзелде, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” хәбәрчеләре.
Соңгы ай эчендә электр энергиясен шулай массачыл рәвештә өзү беренче очрак түгел. Эш шунда ки, хәзерге вакытта шәһәрдә күп кенә подстанцияләрдә капиталь ремонт эшләре бара. Ә андый подстанцияләр саны Түбән Камада ике йөздән дә артып китә. Аларның күбесе инде 40 елдан артык эксплуатацияләнә. Шуңа да бу очрак әле соңгысы булмаска мөмкин.