“Нефтехимик” предприятие территориясен һәм “Нефтехимиклар паркы”н яшелләндерәчәк

Түбән Камада яшь агач үсентеләрен утырту дәвам итә

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада яшь агач үсентеләре утырту акциясе дәвам итә. “Нефтехимик” предприятиесе хезмәткәрләре предприятиеләре территориясеннән тыш, “Нефтехимиклар паркы”н да яшелләндерү белән дә шөгыльләнәчәк.
“Түбән Кама телерадиокомпаниясе” хәбәр иткәнчә, предприятие хезмәткәрләре барлыгы 1100 үсенте утыртырга җыена. 600 агач предприятие территориясен матурласа, 500е парк территориясенә утыртылачак.