КДМА да – чираттагы Гыйльми совет утырышы

Анда төрле сораулар күтәреләчәк

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казан дәүләт медицина академиясендә, ректор Камил Зыятдинов рәислегендә гомуми сораулар буенча Гыйльми совет утырышы узачак, дип хәбәр итә медакадемиянең матбугат үзәге.
Гыйльми Советта 2010-2011 уку елында клиник ординатура һәм интернатурада уку нәтиҗәләре, ординатура һәм интернатурага кабул итү йомгаклары, 2011 елның көзге циклларына курсант табибларның килүе, кардиология һәм ангиология кафедраларында аспирантлар һәм фән дәрәҗәсен алырга теләүчеләрне әзерләү нәтиҗәләре буенча фикер алышу булачак.
Клиник лаборатор диагностика кафедрасының соңгы 5 ел өчен фәнни-тикшеренү эше турында хисабы тәкъдим ителәчәк һәм башка сораулар күтәреләчәк.