Казанда медицина хезмәткәрләре грипп һәм ОРВИ ны дәвалау һәм профилактикалау турында фикер алышты

Конференция Казан медицина көллиятендә узды

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан медицина көллиятендә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән “Гриип һәм ОРВИ ны дәвалау һәм профилактикалауның актуаль мәсьәләләре. Авыруларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты” республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, Россиядә ОРВИ һәм грипп авыруларының үсеше күзәтелә башлаган. Кайбер төбәкләрдә үсеш 88 процентка кадәр җиткән. 
Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы доценты Ольга Лазаренко чыгышында, авыручыга төгәл диагноз кую буенча шикләнүләр туганда тикшерү өчен борын һәм тамак төбеннән мазок алу, урынлы булуын билгеләп узды. Грипп расланган очракта, ул аны бары тик урын өстендә ятып үткәрергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, дару эчеп эшкә юл тоту бигрәк тә медицина хезмәткәрләренә хас күренеш. Ольга Лазаренко моның белән шаярмаска киңәш итте һәм 2009 елда грипп белән авырган бер участок табибының өзлегүе үлем белән тәмамлануын искәртеп узды.
Ул чыгышында грипп һәм ОРВИның җиңел һәм кискен формаларында кулланырга тиешле дару препаратларын санап узды, алар арасында анаферон, афлубин, римантадин, арбидол, альгирем, реленза, тамифлю, кагоцел, интерферон кебек даруларны әйтеп үтәргә була. Ольга Лазаренко грипп йоктырган йөкле хатыннар өчен тамифлюның бәладән коткарып калучы препарат икәнлеген искәртте. Профилактика өчен анаферон, афлубин, дибазол препаратларын киңәш итте. Доцент әйтүенчә, җиңелчә салкын тигәндә антибиотиклар яки сульфаниламидлы препаратларны куллану ярамый, искәрмә булып бары тик риск төркеменә керүчеләр санала.
 Ул ассызыклаганча, грипп эпидемиясе чорында гигиена таләпләрен үтәү, бигрәк тә ютәл, төчкерүдән соң кулларны юу зарур. 
Казан дәүләт медицина университеты профессоры, Казанның 16 нчы шәһәр хастаханәсе каршындагы пульмонология үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов чыгышында хәбәр иткәнчә, Россиядә ел саен кискен респиратор авырулардан 37 миллионнан артык кеше тилмерә. Өйгә табиб чакыртуларның 80 процент өлеше кискен йогышлы авырулар белән бәйле.
Рөстәм Хәмитов уңай динамика күрсәткечләре белән дә таныштырды. Узган елның гыйнвар ахырына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручар санының алдагы еллар белән чагыштырганда 20-30 процентка кимүе күзәтелгән, ел уртасына бу сан 22 процентны тәшкил иткән.
Р. Хәмитов сүзләренә караганда, күптән түгел 1971 кешегә үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләренә күз салсаң сөенергә урын юк. Бары тик 11 процент кеше генә прививка кадату яклы, 45 процент кеше грипптан берничек тә сакланмаганын белдергән.
Ул шулай ук соңгы елларда өлкәннәрдә, ВИЧ-йогышлы авыруларда һәм наркотиклардан бәйлелектән интегүчеләрдә грипп кичергәннән соң өзлегүләр теркәлүен дә билгеләп узды. Грипп нәтиҗәсендә пневмония диагнозы куелган авырлы ханымнарны, яше 65 тән узган өлкәннәрне һичшиксез госпитализацияләү мөһим.
Профессор Хәмитов хәбәр иткәнчә, 2009 елда пневмониядән 56 пациентның гомере өзелгән. Ул елны беренче контакт вакытында сәламәтлек торышы кискенлегенә тиешенчә бәя бирмәү ачыкланган. Һәр икенче авыруга госпитализация хезмәте соң күрсәтелгән.