Чаллыда өлешләп төзелешне ахырына кадәр җиткермәгән подрядчы оешма закон бозуда гаепләнә

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча күпфатирлы йортны өлешкә кереп төзү вакытында закон бозулар буенча җинаять эше кузгатылган

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы “Азери конструкшион компани” ҖЧҖ нең күпфатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашуында закон үтәлешен тикшергән.
Әлеге оешма сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объектлары белән 90 фатирлы 16 катлы торак йорт төзелеше өчен өлешләп төзелештә катнашучылардан акча җыю белән бәйле эшчәнлек алып бара. 2010 елда йорт төзелеше туктатылу нәтиҗәсендә, файдалануга тапшырылмаган.
Йорт төзелеше вакытында генераль подрядчылар берничә тапкыр алмашынган. Төзелешне тәмамлау өчен җәлеп ителгән соңгы подрядчы объектны кредит чаралары һәм буш фатирларны сату хисабына төзи. Төзелешкә быел 31 нче декабрьдә нокта куелыр дип фаразлана.
Хәзерге вакытта “Азери конструкшион компани” ҖЧҖ җитәкчеләре Россия Федерациясе чикләреннән читтә, алар Яр Чаллы Башкарма комитеты каршындагы күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге белән элемтәгә чыкмыйлар.
Тикшерү барышында ачыкланганча, эшкә нигез салучыга 26 миллион 113 мең 479 сум күләмендә матди зыян салынган.
Тикшерү йомгаклары буенча шәһәр прокуратурасы җинаятьчеләрне эзәрләү буенча мәсьәләне хәл итәр өчен материалларны тикшерү органнарына юллаган. Нәтиҗәдә җинаять эше кузгатылган. Хәзер башлангыч тикшерүләр алып барыла. Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы мәгълүматларын ТР прокуратурасының матбугат хезмәте җиткерә.