Бу көздә 5 меңләп татарстанлы хәрби мундир киячәк

Көзге чакырылышның беренче төркеме 26 октябрьдан ТР Җыю пункты аша 1 елга сузылачак сәфәргә кузгала

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел көз, РФ Президентының сентябрьда имзалаган Указы нигезендә, ил буенча хәрби хезмәткә 1984-93 елларда туган 135850 егет алына, шул исәптән Татарстаннан – 5 меңгә якын егет. Былтыргы көзге чакырылышта алынганнар белән чагыштырганда, бу сан өчтән бергә кимрәк, бу исә контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә өстенлек бирелү белән аңлатыла. Гомумән, Татарстан хәрби комиссияләре аша бу көздә 30 меңләп егет узачак.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин шул хакта шәрехләп, болай диде: көзге чакырылышта хәрби мундир киячәк татарстанлыларның 39,4 проценты Коры җир гаскәрләренә, 5,7 проценты Хәрби Һава көчләренә, 6,4 проценты Хәрби Диңгез флотына, 3,1 проценты Тимер юл гаскәрләренә, 6 процены Һава-десант гаскәрләренә, 12 нче Оборона министрлыгының Баш идарәсенә 4,4 проценты, Эчке гаскәрләргә 19,3 проценты, Үзәктән буйсынулы частьларга 7,2 проценты, стратегик билгеләнешле Ракета гаскәрләренә 8,5 проценты җибәреләчәк, тагын Президент полкына – 20 кеше. Алар Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларында хезмәт итәчәк. Тагын 3 кеше альтернатив хезмәт сайлаган. Китәсе татарстанлыларның 60 проценты югары һәм урта һөнәри белемле. Бу көздә аспирантларны хезмәткә чакырып тормыйлар, ләкин шундый “иркенлек” 2012 елның язына кадәр генә бирелә. Хәрби хезмәттән качучыларга карата җинаять җаваплылыгына кадәр җәза каралган.

1 октябрьдан башланган көзге чакырылышның беренче төркеме 26 октябрьдан ТР Җыю пункты аша 1 елга сузылачак сәфәргә кузгала. Алары Мәскәү өлкәсе, Марий Эл, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Псков, Севастополь, Северодвинскига озатыла. Балалары һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булганнар төп яшәү урынына якынрак урында хезмәт итәчәк. 1 ноябрь көнне исә Җыю пунктынгда Ачык ишекләр көне үткәрергә планлаштырылган.