Василий Логинов: “Россиядә җирле үзидарәнең формалашу процессы төгәлләнде”

Җирле үзидарә алдында торган бурычларны хәл итүдә күп нәрсә муниципалитетларның активлыгына бәйле
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Россия муниципаль академиясенең Татарстан республика төбәк бүлеге әгъзаларының ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов җитәкчелегендә гомуми җыелышы булды.
“Безнең җыелыш бик тә җаваплы, тарихи моментта уза”, - дип башлады үзенең чыгышын Василий Логинов. Ул моны “Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131нче санлы Федераль законның үз көченә керүенә ике айдан артык вакыт калып баруы белән аңлатты.
Россия муниципаль академиясенең төбәк бүлеге советы рәисе әйтүенчә, бүген җиңел булмаган күчеш чорыннан соң Россиядә җирле үзидарәнең формалашу процессы төгәлләнде дип ышанып әйтергә мөмкин.
Шуңа да кармастан муниципаль төзелеш өлкәсендә проблема һәм бурычлар күп әле. Василий Логинов алар арасына муниципаль берәмлекләрнең үз-үзләрен тәэмин итү өчен тиешле шартлар булдыруны да кертеп карый.
“Җирле үзидарә алдында торган бурычларны хәл итүдә күп нәрсә муниципалитетларның үзләренең, шулай ук муниципаль берәмлекләр һәм иҗтимагый оешмаларның, безнең активлыкка бәйле”, - дип саный ул.
“Муниципаль академия үзе республикабызда һәм илдә җирле үзидарәне үстерү алдында торган проблемалар һәм перспективалар хакында фикер алышу өчен җитди бәхәсләр мәйданчыгы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Василий Логинов.
Бүгенге җыелышта Россия муниципаль академиясенең Татарстан бүлеге әгъзалары үз сафларына тагын 10 кешене кабул итте. Алар арасында Чаллы мэры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Кече дәүләт хезмәте академиясе директоры Таһир Әхмәров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Мәхәббәт Гарифуллина, ТР Дәүләт Советы Аппаратының мәгълүмат-методика бүлеге әйдәп баручы белгече Дмитрий Михеев бар.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Россия муниципаль академиясенең төбәк бүлегендә 12 фән докторы һәм 24 кандидат, 20 хакыйкый акдемик-әгъза һәм 12 мөхбир-әгъза исәпләнә. Алар арасында танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, җирле үзидарә проблемаларында махсуслашкан абруйлы галимнәр бар.
Моннан тыш, Василий Логинов һәм Дмитрий Михеев Россия муниципаль академиясенең X еллык конференциясенә делегат итеп сайланды.