news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы йортларның 80 процентына җылылык бирелгән

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры 17 мең 319 күпфатирлы торак йортның әзерлек паспортлары булуын әйтте, бу гомуми торак фондының 99 проценты.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенгә 13 мең 720 күп фатирлы йортларга җылылык бирелгән, бу 78,5 процентны тәшкил итә.

«Бүгенге көнгә 13 мең 720 күп фатирлы йорт, бу — 78,5 процент; 3 мең 265 белем бирү оешмасы (3 333 оешмадан), бу — 98 процент, җылытыла. Әлеге белем бирү оешмалары арасында — 1521 мәктәп — 97 процент; 1744 балалар бакчасы — 98,5 процент», — дип белдерде ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәламәтлек саклау сферасында җылылык 1 мең 846 объектка бирелде, бу — 92 процент. Мәдәният объектларында — 1707 (яки 87%) бина. 258 спорт һәм яшьләр объектларына да җылы бирелде, бу 83 процент, шулай ук 169 социаль яклау объектына — бу 96,5 процент», — дип белдерде министр.

Марат Айзатуллин 17 мең 319 күпфатирлы торак йортның әзерлек паспортлары булуын әйтте, бу гомуми торак фондының 99 проценты.

Министр мәгълүматлары буенча, җылылык сезонына әзерлек кысаларында тулаем алганда 3 мең 145 котельный әзерләнгән, бу 100 процент диярлек. Казанда бер котельныйның әзерлек эшләрен төгәллисе бар.

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы социаль һәм торак-коммуналь сфера объектларына җылылык бирү процессын даими күзәтеп тора. Оператив мәгълүматларга караганда, барлыгы 3.26 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 96 процентны тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль сфера объектларын — шул исәптән мәктәп һәм балалар бакчаларын, шулай ук сәламәтлек саклау объектларын җылылык челтәренә кушуга аерым игътибар бирергә кушты. «Әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотуыгызны сорыйм. Җылылык бирү — бүген өстенлекле бурыч». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100