news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларның икенче көнендә сәгать өчкә Татарстан халкының 46,9 проценты тавыш бирде

2021 елның 1 июленә Татарстанда актив сайлаучы хокукына республикада яшәүче 2 931 939 кеше ия.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрьгә, 15.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 46,9 проценты тавыш бирүдә катнашты. 

Сайлауларның икенче көнендә Татарстанның 46,9 процент халкы үз тавышын бирде. Бу хакта «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына сылтама белән, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

 2021 елның 1 июленә Татарстанда актив сайлаучы хокукына республикада яшәүче 2 931 939 кеше ия.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү барышына йогынтысы булырлык сайлау хокукы бозылу хакындагы дәгъвалар булмады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100