news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында яңа өйләнешкән пар сайлауларга килгән

12.00 сәгатькә Мөслим районы буенча сайлаучыларның 45 % тавыш бирергә өлгергән.

Мөслим районында яңа өйләнешкән пар сайлауларга килгән
инстаграмнан скриншот

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Мөслим районында әле яңа гына өйләнешкән пар сайлауларга килгән. Бу хакта «Мөслим матбугат үзәге» Инстаграм аккаунты хәбәр итә.

Диана һәм Шамил Вәҗиевлар бүген никахларын рәсмиләштергән. Яр Чаллы кызы Мөслимгә килен булып төшкән. Кулларына гаилә кору турындагы таныклыкны алгач, яшьләр сайлау участогына килгән.

Шамил Мөслим лицеенда белем алган. Ул тавыш бирергә тиешле Вахитов сайлау участогы да лицей бинасында урнашкан. Яшьләр моны яхшы фалга юрады, диелә әлеге хәбәрдә.

«Сайлауларның өч көн дәвам итүе бик җайлы булды. Мин кичә Яр Чаллыда тавыш бирдем. Ирем Шамил бүген Мөслимдә гражданлык бурычын үтәде. Киләчәгебезне сайладык. Тормышыбыз матур булсын» — дигән Диана Вәҗиева.

Вахитов сайлау участогында, кияү белән кәләшне күреп, бераз югалып та калганнар. Участокта тавыш бирү бик актив бара. Коронавирустан саклану чаралары үтәлә. Һәр тавыш бирүчегә битлек һәм аерым ручка бирелә. Сайлау участогында 1193 кеше теркәлгән. Шуларның өчтән бере кичә тавыш биргән.

«Сайлауларның икенче көненә сәгать 11гә сайлаучыларның 525е гражданлык бурычын үтәде», — ди Вахитов сайлау участогы рәисе Илдар Мадьяров. 12.00 сәгатькә Мөслим районы буенча сайлаучыларның 45 проценты тавыш бирергә өлгергән, - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100