Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре: Татарстанда сайлаулар уңай шартларда уза
Казахстанда берничә көнгә сузылган сайлаулар үткәрү тәҗрибәсе юк, әмма чит ил кунагы мондый карарның уңайлылыгын бәяләде.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казахстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре Татарстандагы сайлаулар дустанә шартларда уза дип белдерде.
«Без башка илләрнең ничек эшләвен өйрәнәбез. Без гражданнарга үзләренең конституцион хокукын — сайлау хокукын куллану өчен шартлар тудырабыз», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Казахстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе секретаре, Татарстанның сайлау участокларында 17, 18, 19 сентябрь көннәренә эшләүче Бәйсез дәүләтләр берлегенең күзәтү миссиясе вәкиле Сабила Мостафина.
Казахстан делегациясе Татарстанга кичә очып килде, алар инде берничә, шул исәптән Казан аэропортындагы сайлау участогында да булырга өлгерде.
Казахстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе секретаре сүзләренчә, республикада сайлаулар дустанә шартларда уза.
Казахстанда берничә көнгә сузылган сайлаулар үткәрү тәҗрибәсе юк, әмма чит ил кунагы мондый карарның уңайлылыгын бәяләде.
«Без ике ел буе яши торган пандемия куркынычсызлыгы чаралары саклана», — дип өстәде Сабила Мостафина.
Аны сайлаулар барышын ешрак яшь татарстанлыларның күзәтүе дә куандырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз