news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Макарова: Тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерергә хакыбыз бар

«Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге вәкилләре Татарстанда 50 сайлау участогында эшли.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Татарстанда 50 участокта «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлеге вәкилләре күзәтү эше алып бара.

«Без, актив яшьләр буларак, сайлаулар үткәрүнең үтәкүренмәле системасы безнең киләчәгебез өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Без 50 участокта үз эшебезне башкарабыз һәм тулысынча ышандырып, тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерә алабыз», — диде «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Анна Макарова.

Ул участокларда эшләүче волонтерларның алдан әзерлек узуларын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100