news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 меңнән артык татарстанлы иҗтимагый күзәтүче булырга теләк белдергән

«Безнең үзәктә һәр сәгать саен 35-40 кеше була», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтүләр үзәге җитәкчесе Мөнир Гафиятуллин.

5 меңнән артык татарстанлы иҗтимагый күзәтүче булырга теләк белдергән
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Иҗтимагый палата линиясе буенча гына да 5 меңнән артык кеше иҗтимагый күзәтүче булырга теләвен белдергән.

«Шуның кадәр кешенең сайлауларның үтәкүренмәле үтүе белән кызыксынуы куанычлы. Безнең үзәктә һәр сәгать саен 35-40 кеше була», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтүләр үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин.

Ул, теләге булса, һәрбер күзәтүченең үзәктә тәүлек әйләнәсе булу мөмкинлеге барлыгын белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100