news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов инаугурациягә Aurus машинасында килде

Aurus Senat машиналарын серияле җитештерү «Алабуга» МИЗда 2020 елда башланачак.

Рөстәм Миңнеханов инаугурациягә Aurus машинасында килде

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына инаугурациягә Aurus Senat президент лимузинында килде.

Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы Адил Ширинов белән эшлекле очрашу уздырган иде. Анда предприятиенең Aurus лимузиннары чыгаруга әзерлеге турында фикер алыштылар. Предприятиенең генераль директоры хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү баруын сөйләгән иде. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла.

Адил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабугада җыела торган беренче Aurus Senat клиентларга 2021 елның маенда җибәрелергә әзер булачак.

«Алабуга» МИЗда Ford Sollers заводы Aurus Senat югары комфортлы җиңел автомобильләр чыгаруга әзерләнә. 2022 елдан «Алабуга»да Aurus Komendant вәкиллекле класслы тулы үлчәмле кроссовер чыгара башларлар дип көтелә.

Aurus машиналары кергән «Кортеж» проекты 2013 елдан дәүләтнең беренче затларын йөртү һәм озатып бару өчен автомобильләр булдыру платформасы буларак эшләнә. Aurus лимузины беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясендә 2018 елның маенда кулланылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100