news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең стендка ату мәктәбендә ремонт эшләре өчен 38 миллион сум бүлеп бирелгән

Анда бүгенге көндә 11дән алып 24 яшькә кадәрге 162 кеше шөгыльләнә.

Тәтешнең стендка ату мәктәбендә ремонт эшләре  өчен 38 миллион сум бүлеп бирелгән
Елена Калашникова

(Тәтеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтешнең ­стендка ату мәктәбе төрле дә­рә­җәдәге ярышларда җиң­гән берничә буынны тәр­бияләп чыгарган. Биредә ату мәй­дан­чык­ларын һәм ху­җалык биналарын ремонтлау планлаштырыла. Бу эшкә 38 миллион сум бүлеп бирелгән.

Солтан Яруллин — спорт кадр­ларын чыныктыру урынына нигез салган. Ул узган гасырның 60нчы еллар башында стендка ату мәктәбе булдыру идеясе белән янган. Һәм бу аның тормышка ашкан. Вакыт сизелми дә узып киткән, стенд танымаслык булып үзгәргән. Дөрес, әгәр аның территориясе буйлап йөрсәң, аңа нигез салучы турында искә төшерүче объектларны очратырга була әле. 

Татарстанда гына ­тү­гел, шулай ук Россиядә дә иң яхшы­ларның берсе булган Тәтешнең стендка ату мәктәбендә ях­шы күнегүләр ясар һәм бө­тенроссия дәрә­җәсендәге ярыш­лар үт­кәрер өчен барлык шартлар ­тудырылган.

Андрей Кушагин Тә­тешнең стендка ату мәктәбендә ­тугыз ел җи­тәкче булып тора. Ул җи­тәк­челек иткән вакытта «Уңайлы мохит» ­программасы буенча эшләр башкарылган, әле тагын ике «скит» һәм «трап» мәйданчыклары тө­зелгән (моңа кадәр алар дүртәү иде, һәр төрдә икешәр).

Территориянең барлык киң­легендәге тәртипне 12 видеокамера күзәтә, шулай булгач каравыл барлык күренешләрне — куркынычсызлык таләпләрен һәрвакытта белеп тора. 

«Ату мәй­дан­чык­ларын һәм ху­җалык биналарын ремонтлау планлаштырыла. Әлеге максатларга респуб­лика бюджетыннан 38 миллион сум бүлеп бирелде. Эшләр язын башланып китте, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аларны туктатырга туры килде. Шулай ук админис­тратив бинаның өченче катында кунакханә ясарга ниятлибез, бу килгән спортчыларны урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә булышачак», — дип сөйли Андрей Анатоль­е­вич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100