Түбән Камадагы телеманара Президент инаугурациясе хөрмәтенә төсләрен үзгәртәчәк

Кичке алтыдан төн уртасына кадәр Түбән Кама телеманарасында Татарстан флагы төсләре яначак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама телеманарасы Татарстан Президенты инаугурациясе көнендә республиканың дәүләт флагы төсләре белән яначак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 18.00 сәгатьтән 00:00 сәгатьткә кадәр Түбән Кама телеманарасы триколор төсендә яначак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа срокка Татарстан Президенты вазифасына кереште. Инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.