news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов көзге сайлауларда тавыш биргән татарстанлыларга рәхмәтен җиткерде

Бүген 10:00 сәгатьтә Республика Президенты инаугурациясе булачак.

Рөстәм Миңнеханов көзге сайлауларда тавыш биргән татарстанлыларга рәхмәтен җиткерде

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге тавыш бирүдә катнашкан барлык халыкка рәхмәт белдерде. Видеоролик «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырылган.

«Минем өчен тавыш бирүчеләргә аерым рәхмәт», — дип, елмаеп, өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» бүген иртәнге 10:00 сәгатьтә Татарстан Президенты инаугурациясе узачагын хәбәр иткән иде. Тантананы онлайн карарга мөмкин булачак. Шулай ук бүген Казан телеманарасы республика флагы төсләренә буялачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100