Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин һәм Газзаев «Төркиләр алтыны» форумы мөмкинлекләре турында сөйләште
Думаның милләтләр эшләре буенча комитет башлыгы форумны яшьләр һәм милли сәясәт өлкәсендә лидерлар әзерләү өчен оптималь мәйданчык дип атады.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Валерий Газзаев белән эшлекле очраш үткәрде. Газзаев Казанга «Төркиләр алтыны» яшьләр форумында катнашу өчен килде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин форумның мөһимлеген билгеләп үтте, ул РФ төрки халыкларының төбәк берләшмәләре вәкилләре тарафыннан булдырылган яшьләр проектларын алга этәрү мөмкинлеге бирә. ТР Дәүләт Советы Рәисе форумның дискуссион мәйданчыкларының берсе эшендә катнашу планнары турында әйтте.
Валерий Газзаев форумда бүгенге очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, «Төркиләр алтыны» дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт өлкәсендә яшь лидерлар әзерләү өчен оптималь мәйданчык булып тора.
Очрашуда шулай ук Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
«Төркиләр алтыны» бөтенроссия яшьләр форумы 16-20 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Идел» яшьләр үзәге базасында уза. Быел анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат, шул исәптән 20 кешедән торган Татарстан делегациясе дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз