news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда теләгән һәркем балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра ала

Китаплар җыю өчен биш кабул итү пункты оештырылган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Игелекле китапханә» акциясе 27 сентябрьгә кадәр озайтылды. Теләгән һәркем шәһәрнең балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра алачак.

Китаплар җыю өчен Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57), «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (Николай Ершов урамы, 57а), «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47), 26нчы номерлы китапханәдә (Клара Цеткин урамы, 11), «ДОМ» экоүзәгендә (Җиңү проспекты, 71г) урнашкан биш кабул итү пункты оештырылган.

Төрле яшьтәге китап укучылар өчен төрле китаплар кабул ителә: нәни китаплардан алып классик һәм энциклопедик әдәбиятка кадәр.

Китаплар җыю тәмамлангач, аларны сортларга аерачаклар һәм Казанның балалар хастаханәләренә тапшырачаклар. Хастаханәләрдә махсус стеллажлар урнаштырылачак. Сайлап алу узмаган китапларны авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм башка учреждениеләргә җибәрәчәкләр, алар үз китапханә фондын тулыландырырга әзер.

«Игелекле китапханә» проекты 2017 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ике меңнән артык китап җыелган, шуларның 650се Республика балалар клиник хастаханәсе бүлекләрендәге китап киштәләрен тулыландырган. 2020 елда «Игелекле китапханә» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен физик затлар өчен грантлар республика конкурсы кысаларында ярдәм алды. Проект «Синең файдага» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100