Зәйдә “ЭКО Яз-2019” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Җиңүчеләр төрле номинцияләрдә билгеләнгән иде.

(Зәй, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары",  Николай Шамионов). Зәйдә “ЭКО Яз-2019” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурсларлар министрлыгы 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр “ЭкоЯз -2019” конкурсын үткәргән иде.

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы халкын табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, муниципаль районнарда иҗтимагый экологик башлангычларны, актив гражданнарны ачыклау, халыкка экологик белем бирү, төбәктәге экологик проблемаларны чишү юлларын эзләүгә кызыксыну уяту.

 Җиңүчеләр төрле номинцияләрдә билгеләнгән иде. "Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә – шәһәнең “Кояшкай” балалар бакчасы, "Иң яхшы мәктәп” номинациясендә – 6нчы мәктәп, “Иң яхшы гаилә” номинациясендә – Царегородцевлар гаиләсе, “Иң яхшы предприятие” номинациясендә “Зәй шикәре” АҖ җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов тапшырды.