Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китте

Михаил Фадеев әлеге вазифаны 2010 елдан бирле башкарып килде.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китте. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевтан пенсиягә чыгу сәбәпле, аны эштән азат итү үтенече белән гариза килде», - дип сөйләде Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев.

  • Михаил Фадеев 2010 елдан бирле район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын били. Ул әлеге вазифага билгеләнгәнче Лаеш районында район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе була.
  • 2006 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.