18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Берничә районда җитәкче алмашынды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына яңа башлык билгеләнде, атна дәвамында социаль объектларга җылы бирелә.
Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кәгъби белән очрашты / Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кааби Татарстанга 17 сентябрьдә килде.Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк / Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде / Элегрәк Илдус Зарипов Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазифасыннан китте.Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак / 2010 елдан башлап Афанасьев республиканың Лаеш районын җитәкләде.Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатларга таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды / Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узды.Татар егете Татарстан флагын Изге Өмет борынында күтәрде / Тумышы белән Башкортстаннан булган Рөстәм Казанбаев “УАЗ – Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый.Удмуртия милли сәясәт министры: “Татар кызы” Россиянең этник төрлелеген күрсәтә / “Татар кызы – 2019” бәйгесе финалы быел Удмуртия башкаласында узачак.«Мулла» фильмы Европада күрсәтеләчәк / Бу кино Россия генә түгел, ә Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары тарафыннан да яхшы кабул ителде.Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан китте / Ул сүзен урынбасарлары һәм район башлыкларына рәхмәт әйтүдән башлады.Әл Кәгъби мөфтият эшчәнлеге турында: Сез, Татарстан мөселманнары – каһарманнар / Мөфтияттә кунакны ТР мөфтиенең беренче урнбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды.25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк / Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.Фәргать Мөхәммәтов Спас районының яңа башлыгы итеп сайланды / Ул Татарстан Дәүләт Советында Камил Нугаев урынын алачак.Болгар Ислам академиясен тәмамлаучыларга фән докторы дипломын тапшырдылар / Галимнәр ике еллык укудан һәм диссертация яклау курсыннан соң исем алды.Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин / Иртәгә Татарстан башкаласында шактый суытачак.Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа билгеләнгән район җитәкчеләренә уңыш теләде / Татарстан Президенты аларның барысына да халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.