Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның медицина вузлары хезмәттәшлек килешүе төзеде

Оешмалар Татарстанда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бергәләп арттырачак.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика Мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды, Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең ТР буенча Территориаль органы һәм Казан дәүләт медицина академиясе уртак эшчәнлек турында килешү имзалады. Ведомстволар һәм белем бирү оешмалары республикада медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бергәләп арттырачак. Төп бурычларның берсе – Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә дә сакчыл технологияләр куллану.«Әлеге килешүнең төп максаты – республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә төрле якларның эшчәнлеген координацияләү», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры.