ТР Мәгарифне үстерү институты музыкаль белем бирү системасын яңартырга чакыра

Курслар вакытында фикер алышуга “ТРда белем бирү һәм мәдәниятне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре”, “Укучыларга музыка белеме бирүдә психологик-педагогик аспектлар, музыка белемендә милли-төбәк компоненты кебек проблемалар чыгарыла
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты педагогика училищелары, балалар музыка мәктәпләренең музыка укытучылары өчен курслар оештыра. “Заман мәктәбендә музыка белемен яңарту” дигән проблема буенча уздырыла торган укулар агымдагы елның 22 сентябреннән 3 октябренә кадәр дәвам итәчәк дип көтелә.
Институтның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, курслар вакытында фикер алышуга “Татарстан Республикасында белем бирү һәм мәдәниятне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре”, “Укучыларга музыка белеме бирүдә психологик-педагогик аспектлар, музыка белемендә милли-төбәк компоненты”, “Заманча музыка дәресе һәм аны программалар, методикалар белән тәэмин итү” кебек проблемалар чыгарыла.