Татарстанга, федераль бюджет хисабына, ПАЗ маркалы 6 мәктәп автобусы кайтарылган

Республика бюджеты хисабына исә 26 автобус сатып алынган. Әлеге автобуслар уку елы башыннан балаларны авыл җирендә урнашкан база мәктәпләренә йөртә
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең рәсми сайтында 2008 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру турында мәгълүмат урнаштырды.
Сайттагы хәбәрләргә караганда, “Мәгариф” проектын тормышка ашыру кысаларында, агымдагы елның 15 сентябрендә Татарстанга, федераль бюджет хисабына, ПАЗ маркалы 6 мәктәп автобусы кайтарылган. Республика бюджеты хисабына исә 26 автобус сатып алынган. Әлеге автобуслар уку елы башыннан балаларны авыл җирендә урнашкан база мәктәпләренә йөртә.
Шулай ук агымдагы елның сентябрендә, федераль бюджет хисабына, республикага биология, химия кабинетлары өчен уку, уку-күргәзмә җиһаз комплектлары, интерактив аппарат-программа комплекслары кайтарылган.