Студент яшьләр дә тәртип саклауга тартыла

Студентлар һәм яшьләр оешмаларының уку биналарында, тулай торакларда, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында тәртип саклавы, шәһәр һәм республикакүләм чараларда катнашуы аркасында, яшьләр даирәсендәге проблемалар җиңелрәк чишелә
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” республика законын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ул ирекле халык дружиналарын оештыру һәм аларның эшчәнлегенә тукталып, республикада мондый берләшмәләрнең ике мең тирәсе булуын хәбәр итте. В.Соколов хокук сакчылары белән хезмәттәшлек итүче дружиналарга үрнәк итеп “Түбән Кама нефтехим” акционерлык җәмгыяте базасында оештырылган халык дружинасын күрсәтте.
Тәртип саклау өчен республикада 245 җәмәгать пункты һәм 893 милиция участок пункты оештырылган. Алар 406 компьютер, 330 телефон белән тәэмин ителгән, 4 миллион 97 мең сумлык ремонт ясалган.
В. Соколов хәбәр иткәнчә, “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” республика законын тормышка ашыру максатында, һәрбер җәмәгать пункты һәм милиция участок пункты каршында Җәмәгать советлары төзелгән, 4600 утырыш уздырылган.
“Җәмәгать советлары бик зур тәрбия-профилактика мөмкинлекләренә ия. Закон тарафыннан аларга күп вазыйфалар йөкләнгән. Алар иҗтимагый тәртип торышын өйрәнәләр, эчке эшләр органнарына һәм иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итәләр”, - дип белдерде В.Соколов.
Республикада ирекле халык дружиналарыннан тыш, тәртип саклау эшенә яшьләр дә тартыла. 2007 елның май аенда ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән, Югары уку йортлары ректорлар Советы һәм Урта махсус уку йортлары директорлары Советы арасында бу нисбәттән килешү дә төзелгән.
Килешүнең нәтиҗәсе буларак, Татарстанда яшьләр, студентлар һәм мәктәп укучыларының 1300 берләшмәсе эшләп килә. Алар арасында “Форпост” респблика үзәге, югары уку йортларының шәхси иминлек хезмәте, мәктәпләрнең профилактика отрядлары бар. Бу нисбәттән В.Соколов элегрәк тулай торакларда һәм дискотекаларда яшьләр белән проблемалар булуын, хәзер исә аларның чишелүен билгеләп узды. Моның сәбәбе студентлар һәм яшьләр оешмаларының уку биналарында, тулай торакларда, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында тәртип саклавына, шәһәр һәм республикакүләм чараларда катнашуына барып тоташа.