Шәһәр яны электр поездларында студентлар өчен ташламалар ел ахырына кадәр саклана

Агымдагы елның беренче сентябреннән 31 нче декабрьгә кадәр алар билет бәясенең яртысын гына түләячәк
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Студентлар өчен шәһәр яны электр поездларында ташламалар ел ахырына кадәр сакланачак. «Россия тимер юллары» ның Директорлар советы шул хакта карар кабул иткән. Бу турыда компаниянең рәсми сайты хәбәр итә.
Агымдагы елның беренче сентябреннән 31 нче декабрьгә кадәр 50 процентлы ташламаларга муниципаль һәм дәүләт вузларында, башлангыч һөнәри уку йортларында көндезге бүлектә белем алучылар хокуклы. Мәктәп укучыларына исә бу чорда, студентлардан аермалы буларак, ерак араларга йөрүче поезларда да 50 процентлы ташламадан файдалану хокукы бирелә.