Лагерная станциясендә йөк әйләнеше күләме арта

Моңа контейнерлар мәйданын үстерү хисабына ирешелә
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Лагерная станциясендә контейнерлар мәйданын үстерүдә заманча йөк төяү техникасы сатып алуга зур урын бирелә. Быел биредә 20-40 футлы контейнерлар төяү өчен «Кальмар» дигән яңа машина эшли башлаган. Ул 45 тоннага кадәр авырлыктагы һәм 4 контейнер биеклеге йөк күтәрергә сәләтле. Шушы ел ахырына кадәр шундый ук тагын ике машина сатып алыначак. Бу хакта Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
Зур сыйдырышлы шушындый йөк төяү машиналарын куллану станциядә йөк әйләнеше күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Лагернаядагы контейнер территориясендә яңа административ-көнкүреш бинасы да файдалануга тапшырылырга тиеш. Аның нәтиҗәсендә биредә вакытлыча саклау складлары мәйданы да артачак. Бу чит илләрдән китерелүче йөк контейнерлары санының арта баруы шартларында бик кирәкле булачак. Ел башыннан аларның саны 2 тапкырга үскән.