Бүген Татарстанда 31 градус җылы булуы көтелә

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.
(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда 31 градус җылы һава булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, диелә бу хәбәрдә.