Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанның Суворов училищесының 25нче чыгарылышы 45 елдан соң янә бергә җыелды. Бу очрашу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

“Бу дата Суворов училищесына нигез салынуга 70 ел тулуы белән дә истәлекле. Училище безгә белем бирде, характер формалаштырды һәм югары уку йортында укуны тәмамлау өчен кирәкле сыйфатлар булдырды. Безне укыткан укытучыларны хөрмәт белән искә алабыз”, - дип билгеләп үтте Герасимов.

Курсантлар 1973 елда нигез салган традицияләр бүген дә саклана, диде ул.

“Безнең Суворов училищесы алга таба да һәрвакыт лидерлар рәтендә булачак һәм офицер кадрлары әзерлиячәк”, - диде Герасимов.

Быел Суворов училищесы территориясендә 600 кешелек яңа тулай торак төзелеше тәмамлана.

“Сезнең тормыш – батырлык һәм үз-үзеңне эшкә бирү символы. Россия офицерлары һәрвакыт зирәклек, сабырлык, җиңүгә омтылыш кебек кешелек сыйфатлары белән аерылып торды. Училище – безнең горурлык. Анда саклана торган традицияләр – безнең армия нигезе һәм көч чыганагы. Биредән меңнәрчә яшь егетләр узган, аларның күбесе танылган хәрби начальниклар, галимнәр булган”, - дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, быел училище территориясендә ябык боз шугалагы төзеләчәк. Хәзерге вакытта ашханә ремонтланган, территория төзекләндерелгән.

“Алга таба да училищега ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуның тантаналы өлеше тәмамлангач, Татарстан Президенты һәм Валерий Герасимов училище корпусларын һәм уку елларында армия генералы яшәгән казарманы карады.