Татарстанда ата-аналар балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ришвәткә зарлана

Республикадагы балалар бакчалары һәм мәктәп администрацияләре канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына акча җыя.

(Казан, 18 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстандагы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ришвәткә зарланып, быел Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 222 шикаятьләр килгән. Ата-аналар ришвәткә һәм мәҗбүри түләүле хезмәтләр тагуга зарлана. Бу хакта "Татар-информ"га әлеге идарә җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

"Балалар бакчаларында акчалата ярдәмне канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына җыялар. Узган елда департамент зур эш башкарды. Без барлык муниципаль берәмлекләрдәге сметаны әлеге товарлар алуга акча бүленү ягыннан тикшердек. Бу чыгым кертелмәгән берничә район ачыклаган, администрация башлыкларына хат юлладык. Быел шикаятьләр азрак булды. Гадәттә, бакча мөдиренең учредительдән акча сорау урынына, ата-аналарга мөрәҗәгать итүе белән очрашабыз ", — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Балалар бакчаларында ата-аналардан канцелярия кирәк-яраклары һәм көнкүреш товарларыннан кала законсыз рәвештә ремонтка да акча сорыйлар. Шул ук вакытта узган ел республикада балалар бакчаларын төзекләндерү буенча күләмле программа эшли башлады. Барлыгы 800 мәктәпкәчә балалар оешмасын төзекләндерү планлаштырыла, шуларның 110ы быелгы программага кертелгән.

"Хәзер ата-аналарны мәҗбүри түләүле белем бирү хезмәтенә җәлеп итүгә шикаятьләр бар. Аларга, балалар түләүле түгәрәкләргә йөрсен өчен, килешүгә кул куярга кушалар", — дип өстәде Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренә караганда, мәктәп укучыларының да ата-аналары мәктәптәге ришвәткә еш зарлана. Мәктәп администрациясе законсыз рәвештә төрле кирәк-яракка, ягъни төзекләндерүгә, канцелярия товарларына, эш дәфтәрләренә акча җыя.