Татарстан Республикасы көне һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

29 һәм 31 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 1992 елның 19 февраленнән «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә республикада 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Ай календаре һәм гореф-гадәт буенча Корбан бәйрәмен үткәрү көне Татарстан Президенты боерыгы белән билгеләнә. 2017 елның 19 маеннан «2017 елда Ураза бәйрәм һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында» УП-401нче санлы Татарстан Президенты Боерыгы нигезендә 2017 елда Корбан бәйрәме үткәрүнең беренче көне 1 сентябрьгә туры килә.

Шул рәвешле, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 30 август һәм 1 сентябрь ял көннәре булачак. 29 һәм 31 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.