420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Төркиянең Россиядәге илчесе Хөсәен Дириоз белдерүенчә, Россия туристларының сәламәтлегенә Төркиядә куркыныч янамый, дип хәбәр итә РИА «Новости». Аның сүзләренчә, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы Коксаки вирусы белән көрәшү өчен барлык кирәкле чараларны күрә.
Искәртеп узыйк, Роспотребнадзор һәм Ростуризм ял итүчеләр арасында Коксаки вирусы таралу белән бәйле, Төркиянең Анталья култыгы тирәсендәге шартларны туристлар өчен куркынычсыз түгел дип тапкан иде. 16 август мәгълүматлары буенча, Роспотребнадзорның кайнар элемтәсенә 900дән артык мөрәҗәгать килгән.